Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гари авылында ФАП төзелеше ахырына якынлаша

Яңа фельдшер-акушерлык пункты барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга туры киләчәк.

Алабуга Үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров сөйләвенчә, әлеге торак пунктта 271 кеше яши, шуларның 62 се — балалар. Авыл халкы түземсезлек белән яңа пунктның төзелеп бетүен көтә. Иске учреждение күп фатирлы йортта урнашкан һәм капиталь ремонт таләп итә иде.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга туры киләчәк. Ул авыл халкы өчен уңайлы урында — авылга кергәндә урнашкан.

Эчке бизәү эшләре башкарылган инде, газ казаны урнаштырылган, кирәкле җиһазлар урнаштырылган. Хәзерге вакытта газ белән тәэмин итү проектын килештерү бара. ФАПны бу елның ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

«Яңа объектны ачу фельдшерның эш шартларын яхшыртырга һәм халыкка медицина ярдәме алу өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләде Рамил Сәфәров.
Исегезгә төшерәбез, ФАП төзелеше «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев