Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гармунчылар флешмобы Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» республика халык иҗаты бәйрәме кысаларында узачак

Татарстанның 43 районыннан килгән 100дән артык гармунчы үз иҗаты белән сөендерәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 30 августта Татарстан Республикасы көнендә сәгать 11.00дә Казанның Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры каршында «Уйнагыз, гармуннар!» — «Играй, гармонь!» XXXV республика халык иҗаты бәйрәме үтәчәк. Ул Татарстан Республикасы көнен һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак.
Татарстанның 43 районыннан килгән 100дән артык гармунчы үз иҗаты белән сөендерәчәк, алар арасында республиканың фольклор җыр һәм бию ансамбльләре дә бар.
Фестивальнең хедлайнерлары: Хәмдүнә Тимергалиева, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев һәм башкалар.
Бәйрәм флешмоб белән дәвам итәчәк. Гармунчылар һәм Галиәскәр Камал театрыннан Бауман урамы аша узачак һәм 1 Май мәйданына күтәреләчәк, анда виртуоз гармунчылар барлык халык җырларын уйнаячак.
«Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» ДБУ директоры Алсу Мифтахова хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә катнашу өчен Татарстанның 300дән артык гармунчысы, шулай ук 200гә якын фольклор коллективы гариза биргән.
Бу бәйрәм республикада 1985 елдан башлап үткәрелә. 
Фото: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев