Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Газета редакциясе "Иң яхшы туй – безнеке – 2014" бәйгесен башлап җибәрә

Конкурста быел никахлашкан парлар катнаша ала. Җиңүчеләргә бүләкләр каралган.

1 ноябрьдән газета редакциясе беренче мәртәбә һәр кеше тормышында озак көттергән һәм дулкынландыргыч мизгелләрнең берсенә - туй көненә багышланган бәйге игълан итә. Бу бәйрәмгә ничә кеше чакырылуы һәм тантананың нәкъ менә кайда үтүе мөһим түгел, иң әһәмиятлесе - бәхеттән йөзләре нур сибеп торучы кияү белән кәләш! Ә туй фотолары вакыйганың һәр мизгелен хәтердә кабат яңарту өчен күп тапкырлар кат-кат алып каралачак. Шушы сокландыргыч көнне искә төшерү һәм шул вакытта ташып торган бәхетне башкалар белән дә бүлешү өчен газета әлеге бәйгене уздырырга карар итте. Конкурс шартлары буенча монда никахын 2014 елда теркәгән парлар катнаша ала.
Моның өчен үз фотографияләрегезне газетаның электрон адресына new-kama@bk.ru җибәрә яки «Молодожены-2014» https://vk.com/album-31087382-204830216 альбомында төркемләп урныштыра аласыз. Исем-фамилиягезне, туй көнен һәм элемтә өчен телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз.
Фотолар 1 ноябрьдән 22 декабрьгә кадәр кабул ителә.
Барлык фотолар социаль челтәрләрдә, "Алабуга хәбәрләре" һәм "Новости Елабуги" төркемендә урнаштырылачак. Иң күп тавыш җыйган фото җиңүче булачак. Үзегезгә ошаган яшь гаиләгә тавышыгызны комментарийларда (мәсәлән, +1) калдырырга кирәк.
Җиңүчеләрне бәйге иганәчеләренең бүләкләре көтә. Белешмәләр өчен телефон: 8(85557) 3-81-11.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев