Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Газетага язылу бүләк ит» хәйрия акциясе дәвам итә

Әлеге акциягә Алабуга районы татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова һәм шәһәр Советы депутаты, 8нче мәктәп директоры Миңнечулпан Сафина да кушылды.

Шунысы сөендерә: мохтаҗ кешеләргә игътибар күрсәтеп, изге гамәлләр кылырга теләүчеләрнең саны көннән-көн арта бара. Безнең игътибарга лаек кешеләр — ветераннар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук газета бердәнбер мәгълүмат чыганагы булган ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар.
Алабуга районы татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова тыл хезмәтчәне — Сәкинә Шәяхмәтованы «Алабуга нуры» газетасына яздырды.


— Район газетасы актуаль темаларны даими яктыртып тора, өлкәннәребезнең шәһәр һәм район тормышыннан һәрдаим хәбәрдар булуын телим. Газетада кызыклы материаллар җитәрлек. Шуңа да «Алабуга нуры» зур бүләк булыр, — диде Эльмира Әхмәтҗанова.
Шәһәр Советы депутаты, 8нче мәктәп директоры Миңнечулпан Сафина да әлеге чарага кушылды һәм Иске Юраш авылындагы Гөлсем Закированы «Алабуга нуры» газетасына яздырды.


— Һәр елдагыча быел да шушы акциягә үз өлешемне кертергә булдым. Авылда яшәүче ветеран апа район-республика яңалыкларын белеп, укып торыр. Кемнедер куандыра алуыма мин бик шат, — диде ул.
Безнең акциядә катнашкан һәр кешегә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Район газеталарыбызга язылу төгәлләнергә бик аз вакыт калып бара. Теләге булган һәркем мохтаҗларга, якыннарына ярдәм йөзеннән аларны ярты елга район газетасына яздыра ала. "Алабуга нуры"на почта аша язылу бәясе — 786 сум. Ә газетаны редакциянең үзеннән килеп алучыларга ул 460 сумга гына төшә.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев