Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Геннадий Емельянов алабугалыларның сорауларына туры эфирда җавап бирде

"Онлайн" очрашу вакытында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагылышлы 18 сорау бирелде.

Алабуга районы Советының кече залында ТКХ мәсьәләләре буенча инде гадәткә кергән «он-лайн» очрашу узды. Ул тыгыз һәм аеруча бай эчтәлекле булды: халык тарафыннан 18 сорау бирелде. Аларның күбесе кайнар су юклыкка яки аны куеп җиткермәүгә һәм җылылыкның тиешенчә бирелмәвенә кагылды. Бу темага кайбер сорауларны кешеләр инде "кайнар элемтә"дә беренче тапкыр гына бирмиләр.

Мәсәлән, Разведчиклар адресы буенча кайнар су мәсьәләсендә моң-зар инде ике мәртәбә ишетелде. Ә Тукай урамының 40 нчы йортында яшәүчеләр кайнар су юклыгына өченче тапкыр чаң сугалар. Әйе, бу адрес бүгенге очрашуда, элеккеге элемтәләрдәге кебек, берничә мәртәбә яңгырады.

Моннан тыш, Алабуга халкын урамнарны яктырту мәсьәләсе дә борчый. Мисалга, Разведчиклар урамы, Нефтьчеләр проспекты буйлап урнашкан йортлар ишегалларында, шулай ук Зур Гласис белән Чокыр урамнары кисешкән чатта яктырткычлар булмаудан зарландылар.

Суга ОДНның күтәренке булуы турында проблема күтәрелде, яшь гаиләләргә ярдәм программасы буенча бирелгән яңа торакның сыйфатсыз булуы турында да ишеттерделәр, тузган торак һәм өянкеләрне кисү турында да сүз булды.
Инвалидлар ункөнлегендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр биргән сораулар аерата актуальгә әйләнде: алар подъездларга керү өчен урнаштырылган пандусларның уңайсыз булуыннан һәм Гассар урамындагы шифаханә янындагы юлның җимереклегеннән зарланды.

Һәр сорау буенча район башлыгы Геннадий Емельянов вәзгыятьне бәяләү өчен җаваплы кешеләрнең урынга барып каравына сроклар билгеләде. Ә аларның берсе буенча, аныграк итеп әйткәндә, Тукай урамының 40 нчы йорты адресы буенча өч ел дәвамында кайнар су булмау белән бәйле булганына, урында зур киңәшмә оештыру өчен үзе барырга вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев