Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга балалар бакчалары гадәти булмаган бүләк — татар телендә сөйләшә торган курчаклар комплекты алды

Татарча сөйләшә торган курчаклар комплектлары шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге барлык 44 балалар бакчасына кайтарылган.

Курчак белән дә рәхәтләнеп сөйләшергә була икән. Өстәвенә, рус телендә генә түгел, татар телендә дә. Хәзерге вакытта мондый уникаль мөмкинлек Алабуганың барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалары өчен дә тудырылган. Шушы көннәрдә шәһәр һәм район балалар бакчалары Татарстан Мәдәният министрлыгыннан гадәти булмаган бүләк — татар телендә сөйләшә торган курчаклар комплекты алды. Кызыклы курчаклар белән якыннанрак танышу өчен Алабуганың бер балалар бакчасына юл тотабыз. Без барган 29нчы «Алтын балык» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе базасында тулы бер кванториум эшли.
Татар теле укытучысы Гүзәлия Әхмәдгалиева сүзләренә караганда, ул мәдәният министрлыгыннан бирелгән бүләкне үз дәресләрендә куллана башлаган инде. Курчаклар балаларга бик ошады, дип билгеләп үтә Гүзәлия Габдрәүф кызы.
«Әлеге курчаклар милли татар колоритын бик яхшы чагылдыра. Алар милли костюмнарга киендерелгән һәм татар телендә сөйләшеп кенә калмыйча, хәтта милли җырлар да җырлыйлар. Бу музыка астында төрле уеннар үткәрү бик уңайлы. Балалар бик канәгать», — дип шәрехләде Гүзәлия Әхмәдгалиева.
Гөлбикә (кыз курчакның исеме әнә шундый) менә дигән әңгәмәдәш. Ул үзе турында да сөйли, исемен, күзләре һәм чәчләренең нинди төстә булуын әйтә, шулай ук әңгәмәдәшеннән дә аның исеме, тышкы кыяфәте нниди икәнлеге турында актив кызыксына. Бу курчакны рус телле балалар өчен татар теле дәресләрендә куллану бик уңайлы, ди укытучылар.
Малай курчак — Гомәрнең үзенчәлеге, һичшиксез, музыкаль талант. Әңгәмә коруга һәвәс дус кызыннан аермалы буларак, Гомәр җырларга бик ярата, — дип сөйли татар теле укытучысы.
«Минемчә, без бу курчаклар белән «уртак тел» табарбыз һәм алардан актив файдаланачакбыз. Бездә махсус полилингваль кабинет бар, бу кванториумның бер өлеше. Мондый курчаклар ярдәмендә, шул исәптән рус һәм инглиз телләрендә сөйләшә торганнарын кулланып — бакчада андыйлар да бар — төрле ситуатив уеннар оештырырга планлаштырабыз».
Кызыклы деталь. Гомәр белән Гөлбикәнең чып-чын паспортлары да бар икән! Төп документка курчакларның функцияләре, исемнәренең килеп чыгышы һәм башкалар турында барлык мәгълүматлар кертелгән. Татар теле укытучылары сүзләренә караганда, курчак паспортлары, асылда, алар өчен үзенә күрә бер методик кулланма булып тора.
29нчы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре сүзләренә караганда, татар телендә сөйләшә торган курчакларны алар беренче тапкыр күрә. «Миңа бик кызык, чөнки элек рус телендә сөйләшкән курчакларны гына күргәнем бар иде», — дип сөйли алты яшьлек Самира Зиннәтова.
«Татар теле дәресләре хәзер күпкә кызыклырак. Өстәвенә, бу курчаклар бик матур. Чәчләре бик йомшак, ефәк кебек», — ди ул. 
Билгеләп үтик, татарча сөйләшә торган курчаклар комплектлары шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге барлык 44 балалар бакчасына кайтарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев