Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гуманитар ярдәм

Кичә социаль яклау идарәсендә Крымск шәһәрендә су басудан зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю башланды.

Табигый һәлакәттә зыян күрүчеләргә беренче вакытта кирәк булачак әйберләрне җыю акциясен "Волонтер" регионара иреклеләр оешмасы, Алабуга хәбәрләр бүлеге, социаль яклау идарәсе һәм "Махеев" хәйрия фонды үткәрә.

Әйберләрне җыю пункты 10сыннан башлап 13 июльгә кадәр Спас урамы, 5 нче йорт адресы буенча иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать бишкә кадәр эшләячәк. Крымск халкына шәм, шырпы, эчке кием, балалар киеме, сабын, туалет кәгазе, памперс, балалар өчен махсус порошоклы ризык, консервалар һәм озак саклана торган ашамлыклар таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев