Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хаҗга юлламаларның бәясе төшә

"ДУМ РТ ХАҖ" компаниясе хаҗга юлламаларның бәяләре төшү турында хәбәр итә. Ул узган сезондагы кебек 138 мең сум түгел, ә 128 мең сум булачак дип көтелә.

Аннан соң компания "Барысы да кертелгән" дип аталган яңа хезмәт күрсәтү стандарты тәкъдим итә. Ягъни хаҗилардан корбан, ихрам (хаҗ вакытында кия торган махсус кием) һәм туклану өчен өстәмә акча җыелмаячак. Үзең белән бары тик вак-төяк чыгымнарга һәм сувенирларга гына акча алырга кирәк булачак.

Дубай авиакомпаниясе белән ике арадагы килешү нигезендә ул хаҗиларны Казаннан Җиддәгә кадәр алып барачак һәм алып кайтачак, Дубай шәһәрендә бер очкычтан икенчесенә күчеп утырырга кирәк булачак.

"ДУМ РТ ХАҖ" программасында башкасы үзгәрешсез кала, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев