Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Халыкка су, юллар һәм медпункт кирәк

Район башлыгы Геннадий Емельянов Олы Качка авылында халыкны шәхси сораулар буенча кабул итте.

Олы Качка авыл җирлегенә Малореченск һәм Олы Тарловка авыллары керә. 628 кеше яшәгән җирлектә проблемалар да, үтенечләр дә җитәрлек. Ут-су кертү, юлларны төзекләндерү - бу һәм башка сораулар белән авыл халкы шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельяновка мөрәҗәгать итә алды.

Ольга Балобанова кабул итүгә Малореченск халкының үзәгенә үткән су проблемасын хәл итү ышанычы белән килгән.

- Авылда суүткәргеч бик таушалган. Узган елның декабрендә генә дә 8 авария булды. Проект-смета документациясен төзеп, "Чиста су" программасына кереп булмасмы икән? - дип мөрәҗәгать итте Ольга ханым башлыкка.

Гомумән, су - күпчелек авылларның төп проблемасы. Менә Качка җирлегенә керүче Олы Тарловка халкы да нәкъ менә су юклыктан интегә. Соңгы елларда бирегә яшәргә кайтучыларның артуы сизелә. Авыл үсә, ә менә суүткәргечнең анда гомер бакый булганы юк, ди Ольга Балобанова.

- Монда яшәүчеләр үз скважиналарын казып, шуннан су алырга мәҗбүр, - ди ул.

"Водоканал" вәкиле сүзләре буенча, Малореченскида суүткәргеч буенча эшләр башкарылачак, ә менә Тарловкада вәзгыять катлаулырак, чөнки биредә, беренче чиратта, су чыганакларын эзләү, андагы суның сыйфатын ачыклау таләп ителә. Геннадий Емельянов бу ике җирлектә дә эшләрне башларга дигән күрсәтмә бирде.

Очрашуда шулай ук Малореченскида фельдшер-акушерлык пункты төзү, чишмәне төзекләндерү һәм юлларга вак таш җәюгә кагылышлы сораулар күтәрелде. Аларның һәрберсе буенча җаваплы җитәкчеләргә күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше контрольгә алынды.

Шәхси кабул итү тәмамланганнан соң, авыл җирлеге башлыгының отчет сессиясе башланды. Узган елда йөз еллык юбилеен билгеләп үткән мәһабәт бинада авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә, ФАП һәм мәдәният йорты урнашкан. Биек түшәмле, үзенчәлекле тәрәзәле, утын белән ягыла торган мичле (хәер, ул хәзер күбрәк декорация функциясен үти) клубта авыл халкы шактый җыелган иде. Олы Качка җирлеге башлыгы Александр Головановның узган ел эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнде, Геннадий Емельянов та башлык эшенә уңай нәтиҗә ясады.

2015 елда башкарылган эшләр:

- Олы Качка авылында депутатлар А. Ферт һәм В. Михайлов ярдәме белән Междуренческий урамы юлына вак таш җәелде, эшләр быел да дәвам итәчәк;

- Олы Качка авылының Советская һәм Мәктәп урамнары арасындагы күпер төзекләндерелде;

- "Татарстан торак пунктларында урам утларын реконструкцияләү" программасы буенча Олы Тарловкада урам яктырткычларына 240 метр чыбык сузылды, энергия саклаучы 7 яктырткыч куелды;

- авылга керү урынында стела куелды;

- авыл янәшәсендә 6 гектар нарат һәм чыршы үсентеләре утыртылды, тагын 30 гектар утырту ниятләнә;

- Малореченск авылында оптик-җепселле кабель сузылды, нәтиҗәдә элемтә сыйфаты яхшырды;

- буаны төзекләндерү эшләре тәмамланды;

- Олы Качка авылы янында М-7 трассасында 1014 һәм 1015 км. әйләнеч юл төзелде;

- Малореченск авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә обелиск булдырылды, Качкадагы һәйкәлгә ремонт ясалды.

2016 елга планнар:

- трактор өчен прицеп, сука, чүмечле погрузчик, чапкыч сатып алу;

- Малореченск авылында суүткәргеч системасы төзү өчен проект-смета документациясе булдыру;

- Олы Качкада суүткәргеч системасын төзекләндерү;

- Малореченск һәм Олы Качка авыллары эчендәге юлларга вак таш түшәү.

Фәридә ӘСКАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев