Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ХИРУРГ НЕЧАЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ СКВЕР ҺӘМ “ГУЛЯЙ-ПАРК”

Алабугада якын арада шәһәрдәшләр өчен бик уңайлы сквер барлыкка киләчәк.

Ял итү зонасы Нечаев урамы, 10 адресы буенча төзелә. Сквер "Төзекләндерүнең биш адымы" проекты рамкаларында шәһәрнең 4нче микрорайонында урын алачак. Эшчеләр велосипедта йөрү өчен булачак сукмак өчен терәк диварларның каркасын куялар. Монда ук спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар һәм балалар мәйданчыгы да булачак. Сквер 1948 елда җирле хастаханәдә хирургия бүлеген җитәкләгән танылган хирург Леонид Нечаевның исемен йөртәчәк. Скверның төзелешен федераль бюджет финанслый. Проектның бәясе - 13 миллион сум.

"Гуляй-парк" - Алабугада тагын бер проект, ул "Төзекләндерүнең биш адымы" программасында иң яхшысы исеменә лаек булырга мөмкин. Бу турыда райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәйруллин хәбәр итте. Хәзер парк территориясендә төзелеш эшләре бара. Территорияне төзекләндерү проекты 78 миллионга төшәчәк. Бу акчалар республика бюджеты һәм федераль бюджеттан бүленеп бирелә. Нәтиҗәдә биредә җәйге кинотеатр, фонтан, балалар мәйданчыклары, спорт тренажерлары барлыкка киләчәк. Бүген төзүчеләр җәяүлеләр сукмагы сала, җәйге кинотеатр өчен тамашачылар залы әзерли, трибуналар куя. Барлыгы 9,5 мең квадрат метр шакмаклап вакланган таш, 1,5 километр агачтан җәяүлеләр сукмагы, 800 квадрат метр резин өслек җәяргә кирәк. Паркның исемен ерактан күрергә мөмкин булачак - аны бүрәнә һәм чүкеп ясалган металл элементлардан ясаячаклар. Шәһәр символы тукран - элементларның берсе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев