Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хәлләр тотрыклы

Атна башында алабугалыларны Экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Адделганиев кабул итте.

Үз гозере белән ике кеше килгән иде. Андрей Бритов "Форпост" хәрәкәтендә катнашучылар белән бергә Поши утравына өмәгә җыенуын хәбәр итте, әмма транспорт белән кыенлык бар икән.

- Чулман ярының Алабуга шәһәрлегеннән елгага кадәр урынында без өмә ясадык инде. Утрауда да җыештырып алырга булдык. Ул шәһәр кешеләренең яраткан ял итү урыны, ләкин күп чүп җыелган, 15-20 куб булыр дип уйлыйм. Коралларыбыз бар, чүпне чыгаруда ярдәм кирәк, − дип сөйләде Андрей Бритов.

Министр башлангычны хуплады:

− Мин Алабуга өстеннән очып уздым - сездә чиста. Уйлавымча, идарә генә түгел, халык та тырышкан. Мондый инициативалы егетләргә булышу кирәк. Хакимият тә хуплар дип ышанам.

Вера Громова Фәрит Абделганиевкә:

− Алабугада атмосфера һавасын пычратучы матдәләрне үлчи торган нинди дә булса стационар пунктлар бармы? - дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

− Бездә стационар гына түгел, мобиль пунктлар, атмосфера һавасын үлчи торган күчмә һәм автомат станцияләр бар. Татарстан бүген андый станцияләр белән тәэмин ителгән төбәкләр буенча беренче бишлектә. Зарарлы матдәләр дәрәҗәсе артып киткән очракта, теге яисә бу станциядән мин электрон элемтә аркылы мәгълүмәт алам. Сезнең шәһәрдә андый станция Тынычлык проспекты, 2 адресы буенча урнашкан. Бүгенгә Алабугада хәл тотрыклы, − дип җавап бирде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев