Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хәзерге шартларда милли телләрне ничек саклап калырга?

"Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау, үстерү" җыены кысаларында оештырылган "түгәрәк өстәл"дә катнашучылар туган телне саклау юнәлешендә әле башкарасы эшләрнең күп булуын белдерде.

«Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү" Халыкара фәнни-гамәли форумы кысаларында КФУның Филология һәм сәнгать институтында "түгәрәк өстәл" оештырылды. Анда "Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү: актуаль мәсьәләләр һәм перспективалар" темасы буенча фикер алыштылар дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат чаралары өчен җаваплы белгече Сөләйман Нәҗмиев.

Чарада катнашучылар рухи һәм матди мирасны саклау, үстерү чарасы буларак туган телләр һәм әдәбият, телне саклауда укытучының миссиясе һәм милли телләрне өйрәнүгә кызыксынуны ничек арттыру турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәлдә дәүләт хезмәткәрләре, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, Татарстан, Россия төбәкләре һәм чит ил галимнәре, мөгаллимнәр, журналистлар, язучылар, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы Разил Вәлиев чарадагы чыгышында, 90 нчы еллардан башлап 2000 елларга кадәр милли сәясәт өлкәсендә шактый эшләр башкарылуына билгеләп үтсә дә, шуннан соңгы чорда бу юнәлештә сүлпәнлек сизелүенә басым ясады. Алай гына түгел, агымдагы елның 17 октябрендә Россия Дәүләт Думасы кабул иткән карарда милли телләр турында берни дә әйтелмәвен тирән борчылуын белдерде.

"Әлеге канун шулай кабул ителсә, без дә, башка милләтләр дә үз туган телләрен ничек тели, шулай укыта алмаячаклар. Закон гамәлгә керсә, безнең теләкләребез, хыялларыбыз һавада эленеп калачак", ди Разил Вәлиев. Һәм ул түгәрәк өстәлдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, бу юнәлештә алардан төгәл тәкъдимнәр көтеп калуын искәртте.

Академик Мирфатыйх Зәкиев фикеренчә, татар мәктәпләрен япмыйча, татар мәктәпләрен киметмичә, чын татар телен, татар әдәбиятын укытырга кирәк. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең бүгенге торышы да борчый академикны. "Югары сыйныф укучылары өчен эшләнгән татар теле, әдәбият дәреслекләрен әле яхшылап карап та, тикшереп тә чыкканыбыз юк. Менә шул эшне тиз арада башлап җибәрергә кирәк".

Аның фикерен академик Рүзәл Йосыпов, профессор Фәрит Яхиннар да хуплады. Рүзәл Йосыпов искәрткәнчә, югары уку йортларында туган телне укыту буенча үзебезнең уртак укыту методикабыз юк. Фәрит Яхин исә, "Әдәбият дәресләрендә җырчы, рәссам, композиторлар турында темаларга күп сәгатьләр бирелә. Әдәби әсәрләр бик аз укытыла", дип чаң суга. Түгәрәк өстәлне оештыручыларның берсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге мөдире Раиф Зиннәтуллин дәреслекләр тирәсендәге бәхәсләргә җавап рәвешендә, "Әлбәттә, дәреслекләр камилләшергә тиеш. Дәреслекләр языла, ләкин аның буенча мәктәпләргә барып укытып карау процессы юк. Дәреслек басылып чыкканчы шул эшне башкарырга кирәк"дип ассызыклый.

Түгәрәк өстәлдә катнашкан язучыларның да фикерләре бик урынлы. Әйтик, Фәнзамал Баттал, "туган телсез туган ил булмый, туган илсез туган тел булмый"ди. Нәҗибә Сафинаны исә телләр, мәдәниятләр өлкәсендә федераль үзәк алып барган сәясәт нык борчый. Мәскәү педагогика университеты галимәсе Ландыш Латфуллина башкала югары уку йортларында милли телләрне укыту барышында килеп туган кыенлыкларга тукталды. Аерым алганда ул, соңгы елларда рус-татар бүлекләренә абитуриентлар туплау кыенлашуына борчыла. Чарада шулай ук Төмәннән Зиятдин Низамов, Төркиядән Гөлхан Атнур да чыгыш ясады. Түгәрәк өстәлне төп оештыручы - Филология һәм сәнгать институтының хәзерге татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире, профессор Фираз Харисов, чарага йомгак ясап, анда катнашучыларга: "Бу өлкәдә әйдәгез бергәләп эшлик. Туган телебезне үстерү юнәлешендә һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Рухи байлыгыбызны бергәләп саклыйк", - дип мөрәҗәгать итте.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев