Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иң файдалы җиләк билгеле

Аны июль ахырында ашап калырга киңәш ителә. 

Роспотребнадзор белгечләре июль ахырында кура җиләген күбрәк ашарга киңәш итә. Бу хакта «Здоровое питание» сайты яза.

Өлгереп җиткән кура җиләгендә файдалы матдәләр һәм витаминнар, органик кислота, пектин, В һәм С витаминнары күп. Җиләк, антиоксидантларга бай булуы сәбәпле, баш мие эшчәнлеген яхшырта һәм канда шикәр микъдарын көйли. «Җиләкне әз-әзләп, әмма даими ашау йөрәк өчен бик файдалы. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ул йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-китем куркынычын киметә, тромбоцитларга юлны яба, югары кан басымын төшерә», — ди белгечләр.

Кура җиләге шулай ук буыннарның ялкынсынуын бетерергә ярдәм итә. Аны даими ашау артрит куркынычын киметә һәм авыртуны баса.
Чыганак 
Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев