Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җиңү көне онлайн: алабугалылар үзизоляция шартларында Җиңү көнен ничек билгеләп үтәчәкләр

Сезнең игътибарга үзизоляция вакытында Җиңү көнен бәйрәм итү программасын тәкъдим итәбез.

2020 елның 9 мае

9.30-12.00 – Йөрәктән йөрәккә дип аталган театральләштерелгән тамаша (Фронт агитбригадасы сугыш ветераннарын яшәү урыннары буенча барып котлый)

11.00-22.00 – Елабуга 24 телеканалында Без сезнең исемнәрегезне хәтерлибез телепроекты (Хәтер тавышы акциясе, узган еллардагы театральләштерелгән спектакльләрне һәм концерт программаларын күрсәтү)

19.00 – Бер минут тынлыкБөтенроссия акциясе (Барлык телеканалларда да бер минут тынлык трансляцияләнәчәк. Ул тәмамлангач, алып баручылар кулларыбызга сугышта катнашкан туганнарыбызның портретларын тотып, балконнарга чыгарга тәкъдим итәчәк. Гражданнарга шул ук вакытта Ватан өчен һәлак булганнарны искә алыпҖиңү көне җырын башкарырга тәкъдим ителә)

21.50 – Хәтер уты Бөтенроссия акциясе (Барлык шәһәрләрдә яшәүчеләр тәрәзәләре янына килеп, фонарьлар кабыза. Ут чыганагы буларак шәм, көнкүреш фонарьлары, телефон фонарьлары һәм смартфоннарны кулланырга мөмкин)

Үлемсез полк-онлайн (Теләге булган һәркем онлайн-акциягә кушыла ала, моның өчен #БессмертныйполкОнлайн һәм #Бессмертный полкТатарстан хэштеглары куеп, социаль челтәрләрдә пост урнаштырырга кирәк)

“Хәтер бакчасы” халыкара акциясе (Анда һәркем катнаша ала. Шәхси йортта яшәүчеләр яки дачада булучылар үз территорияләрендә агач утыртып, аны фотога төшерә һәм әлеге фотоны #СадПамятиДома хештэгы белән социаль челтәрләрдә урнаштыра ала)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев