Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Җиңү көне” телемарафоны Татарстан телевидениесендә иртәнге сәгать 7дә башланачак

“ТНВ” телеканалы Казанның Җиңү паркыннан турыдан-туры трансляция оештырачак, анда Совет солдатына яңа һәйкәл ачылачак.

Җиңү көне телемарафоны Татарстан телевидениесендә иртәнге сәгать 7дә башланачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

 “ТНВ” телеканалында иртәнге сәгать 7дән иртәнге сәгать 10га кадәр Казандагы Җиңү паркыннан төп истәлекле һәм тантаналы чаралар турыдан-туры трансляцияләнәчәк. 9 сәгать 10 минутта Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу мемориалына һәм һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол хатыннары монументына чәчәкләр салу тантанасы башланачак.

9 сәгать 30 минутта Татарстанда Бөек Жиңүнең 75 еллыгына багышланган мөһим вакыйгаларның берсе – Совет солдатына яңа монумент ачу булачак. Аннары телеканал Россия, Татарстан флаглары һәм Җиңү Байрагы белән Ми-8 вертолет төркеме очышын күрсәтәчәк.

Сәгать 10да “ТНВ” телеканалы Россия Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен күрсәтәчәк, аннары бер минут тынлык игълан ителәчәк.

12: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның видеоэлемтә трансляциясе башланачак.

12 сәгать 20 минутта телеканалда Казансу акваториясеннән Ту-160 бомбардировщигы “Белый лебедь”ның очышын күзәтергә мөмкин булачак.

13 сәгать 15 минутта Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм концерты трансляциясе башланачак. “Үлемсез полк” акциясенең ТВ-версиясе 15:00 сәгатьтә башлана. “Бер минут тынлык” Бөтенроссия акциясе 19 сәгатьтә игълан ителәчәк.

Казансу акваториясе өстендәге салютны онлайн режимда “ТНВ” телеканалында 21 сәгать 50 минутта карарга мөмкин. Аннан соң “Җиңү фонариклары” Бөтенроссия акциясе күрсәтеләчәк.

“Татарстан-24” телеканалы Җиңү көненә багышланган телемарафонны иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 11гә кадәр үткәрәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев