Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Марий Эл Республикасы "Безнең Җиңү көне" масштаблы халык акциясенә кушылды

Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан масштаблы акция дәвам итә.

Марий Эл Республикасы "Безнең Җиңү көне" масштаблы халык акциясенә кушылды. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Җиңү көне” җырын Яков Эшпай исемендәге Мари дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солистлары, шулай ук “Мари кундем” халык инструментлары оркестрына кушылып А.И. Искәндәров исемендәге Мари дәүләт хор капелласы башкара.

Ролик үз-үзеңне изоляцияләү режимын керткәнче язылган булган.

“Җиңү көне” җырын мари телендә башкару тәкъдиме булгач, ни өчен без аны милли телдә җырлаячакбыз, дигән сорау да тумады, бу барыбыз өчен дә зур дәрәҗә. Гади мари авылларыннан безнең бабаларыбыз, башка республикалардан булган төрле милләт кешеләре белән бергә җиңүгә ирешкән”, – дип сөйләде капелла солисты Светлана Яндукова.

Җиңү символына әверелгән җырны башкару турындагы видеоязма рус һәм мари телләрендә генә түгел, телевидениедә һәм радиода да трансляцияләнәчәк, шулай ук җырларны социаль челтәрләрдә #ФлешмобНашДеньПобеды, #ПесниПобедыПФО #НашДеньПобеды хэштеглары буенча табарга мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, Идел буе федераль округының “Безнең Җиңү көне” марафонына Мордовия Республикасы старт бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев