Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иң өлкән әтигә – 62 яшь

2011 елда бала туу турында 1184 акт теркәлгән. Бу сан 2010 ел белән чагыштырганда ике процентка артыграк. Соңгы 23 ел өчен бу иң югары күрсәткеч. 1989 елда Алабуга районында 1380 бала туган.

Узган елда 11 пар игезәк бала дөньяга килгән. 2010 ел белән чагыштырганда бу ун балага азрак. Кызганычка, баладан баш тарту очраклары да арткан. Әгәр 2010 елда бала табу йортында бер генә баладан да баш тартмаган булсалар, 2011 елда андыйлар 6 кеше булган. Узган елда 8 баланы уллыкка алганнар.

Балаларның 80 проценты рәсмиләштерелгән никахы булган гаиләдә туа. Балаларның 45 проценты - гаиләдә беренче балалар, 42 проценты - икенче, 11 проценты - өченче булып туган. Башка еллар белән чагыштырганда икенче булып һәм аннан соң туган балалар саны 14 процентка арткан. Ә бу шәһәрдәге демографик вәзгыятькә уңай йогынты ясый.

Иң сирәк исемнәр булып Устинья һәм Алихан санала, ә 2011 елда иң популяр исемнәр - Анастасия, Дарья, Анна, Әмир, Тимур һәм Артем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев