Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җиңүчеләр билгеләнде

Шәһәр мәгариф идарәсе һәм Балалар иҗат үзәгенең "Яшь журналистлар" берләшмәсе быел 12 апрельдән күренекле шагыйребез, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы Фазыл Шәех тууына 80 ел уңаеннан иҗат бәйгесе игълан иткән иде. Ниһаять, жюри конкурска килгән иҗат эшләренә йомгак ясады һәм урыннар түбәндәгечә бәяләнде. Яшүсмер укучылар арасында: 1 нче урын Морт мәктәбеннән...

Шәһәр мәгариф идарәсе һәм Балалар иҗат үзәгенең "Яшь журналистлар" берләшмәсе быел 12 апрельдән күренекле шагыйребез, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы Фазыл Шәех тууына 80 ел уңаеннан иҗат бәйгесе игълан иткән иде.

Ниһаять, жюри конкурска килгән иҗат эшләренә йомгак ясады һәм урыннар түбәндәгечә бәяләнде.

Яшүсмер укучылар арасында:

1 нче урын Морт мәктәбеннән публисистика әсәре өчен Таһир Әхмәтовка;

2 нче урын 1 нче гимназиядән әдәби эш тупланмалары өчен Рамил Шәйдуллинга һәм шулай ук Морт мәктәбеннән Рифат Галиевка;

3 нче урын 1 нче гимназиядән әдәби эзләнү эше өчен Диана Артамоновага.

Башлангыч сыйныфлар арасында:

1 нче урын 1 нче гимназиядән шигъри тәлгәшләр өчен Ильяс Кәримовка;

2 нче урын 1 нче гимназиядән Данияр Мазеевка һәм Алина Шәйдуллинага;

З нче урын 2 нче гимназиядән Илнур Бәдретдиновка һәм 4 нче гимназиядән әдәби эзләнүе өчен Арина Михайловага махсус бүләк каралды.

Бүләкләү чарасы өстәмә хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев