Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игътибар, балалар!

Балалар катнашында юл-транспортта җәрәхәтләнү, имгәнүләрне булдырмау максатыннан уку елы тәмамланыр һәм җәйге каникуллар башланыр алдыннан Алабуга районы территориясендә 18 майдан 18 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" Бөтенрәсәй профилактик чарасының 1 нче этабы үткәрелә.

Ел башыннан Алабуга районында балалар катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда ун бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Алабуга ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре операция барышында балалар һәм әти-әниләр белән әңгәмәләр үткәрәчәк, балалар бакчалары, мәктәп, хастаханә яннарында машиналарның хәрәкәтләнү тизлеген тикшерәчәк. ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре район һәм шәһәр халкын әлеге чарада актив катнашырга чакыра. Әти-әни һәм педагоглар балаларга юл кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен, юл һәм аның янәшәсендә игътибарлы булырга кирәклекне, велосипед һәм мопед белән идарә итү кагыйдәләрен аңлатырга тиеш. Һәм иң мөһиме, хөрмәтле өлкәннәр, үзегез дә урамда һәм юлда булганда юл кагыйдәләренә битараф булмагыз, балаларга үзегез үрнәк күрсәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев