Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Игътибар: конкурс!

ТР ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" республика фестивалендә алабугалылар да катнаша ала.

Фестивальгә пенсия яшенә җиткән үзешчән башкаручылар кертелә. Бәйгедә ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор, шигьрият, хореография номинацияләре бар.

Алабуга районында сайлап алу туры 1 июльгә кадәр үткәрелә. Зона турында Казан, Чаллы, Әлмәт, Буа, Арча, Алексеевск, Кукмарада үткән I этап җиңүчеләре катнаша.

Фестивальнең II этап нәтиҗәләре буенча Казанда җиңүчеләр һәм чакырылган артистлар катнашында гала-концерт булачак.

Бәйгедә катнашу өчен заявкалар 27 июньдә шәһәр мәдәният сараеның 26 нчы кабинетында сәгать унда кабул ителә.

Белешмә өчен телефон 3-05-53.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев