Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Игътибар: сезне төшерәләр! Алабуга укучыларын нинди кинода күрсәтәчәкләр?

Хәзер мәктәп укучылары мәктәп артына чыгып тәмәке тарта алмаячак. Сентябрь ахырында барлык мәктәпләрдә видеокүзәтү системасы эшли башлаячак.

Хәзерге вакытта мондый җайланмалар бары тик 7 нче һәм 11 нче мәктәпләрдә генә урнаштырылган. Быелның февраль аенда булып узган фаҗигадән соң укучыларның куркынычсызлыгы игътибар үзәгенә алынды. Мәктәпләр өчен видеокамера депутатлар һәм мәктәпне шефлыкка алган предприятие яки оешма исәбеннән сатып алыначак. Мәсәлән, 5 нче мәктәпне шефлыкка алган предприятие бу мәктәпкә 11 видеокүзәтү җайланмасы сатып алган һәм урнаштырып та биргән. Әлеге камералар ярдәмендә вахтер мәктәп коридорын гына түгел, ә бәлки якын-тирә территорияне дә күзәтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев