Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Ихлас” мәчете манаралы булды

Алабуганың 4нче мәхәлләсендә төзелә торган "Ихлас" мәчетенә манара күтәрделәр. Ярымай белән бергә манараның гомуми биеклеге 35 метр.

Ярымае белән бергә 35 метр биеклектә булган бу мәчетне төзү мәшәкатьләрен сигезенче дистәне ваклап килгән Әҗмәл хәзрәт Саматов башлап йөрде. Әҗмәл хәзрәт бу мәчетне төзү уе белән шәһәр мэры Геннадий Емельяновка мөрәҗәгать итә. Шәһәр-район җитәкчесе 4нче мәхәлләдә мәчет өчен җир алырга рөхсәт бирә, шәһәр предприятиеләре исә матди ярдәм күрсәтә, халык та читтә калмый. Шулай итеп, ике ел элек җиткерелә башлаган мәчеттә инде тәрәзә урнаштыру һәм коммуникация үткәрү эшләре генә калып бара.

Мәчеткә манара күтәрү тантанасын Җәмигъ мәчетеннән Ислам хәзрәт ачып җибәрде һәм җыелганнар игътибарына Коръәни-кәримнән аять укыды.

- Мәчет ачылып, бирегә халык даими йөреп торса - бик яхшы, димәк җәмгыятебез төзек, балаларыбыз сау-сәламәт туачак һәм дөньябызның киләчәге бар дигән сүз. Мәчетләребездә азан тавышы һәрвакыт яңгырап торсын. Җир шарында азан әйтү тәүлекнең бер генә минутына да тукталып тормый, чөнки җир шары һәрвакыт хәрәкәттә, - дип сөйләде ул килгән кунакларга.

Бу көнне мәчет янына җыелган халык арасында түбәтәйле өлкәннәрне, яшьрәк ир-егетләрне, ак яулыклы ханымнарны һәм нарасыен күкрәгенә салган әниләрне дә күрергә мөмкин иде.

Алар арасында Наилә әби Зәкиева да бар. Мәчет манарасын күтәрү турында менә нәрсәләр сөйләде ул:

- Элек мәчет манарасын төшергәндә еласалар, хәзер күтәргәндә шатланып елыйбыз. Мин үзем Оренбург өлкәсенең Север районы Бакай авылыннан. Безнең якларда совет хөкүмәте төзелгән елларда да мәчет манараларын кисеп төшерү булмады. Күрәсең, безгә кадәр килеп җитмәгәннәрдер. Без диннең нәрсә икәнен аңлап, әти-әниләрнең намаз укып, ураза тотканнарын күреп үстек. Мәчеттә тәравих, җомга намазлары укыдылар, тик менә сөннәткә утырту гына качып эшләнелде. 1830 елларда ачылган мәчетебез әле бүгенге көндә дә эшләп тора, - дип сөйләде ул.

Ләйсән ханым, мөгаллимә:

- Мәчет манарасын күтәргәнне күрергә дип килеп туктаган уңайга күздән яшь килде. Халыкның җыелуы да яхшы булган. Һәрвакыт шулай булсын иде. Чит илләрдә мәчеткә халык гел йөреп торган кебек, безнең мәчетләр дә җомга намазларында тулып торыр, иншалла.

Тантанага җыелучылар арасында мәдәният көллиятендә белем бирүче Фәридә ханым Хәбибрахманова һәм аның остазы Хәмдия апа Кәлимулловна да бар иде. Алар да үзара: - Манара күтәрү тарихи вагыйга. Көн дә кабатланып тормый. Манара күтәрү, ирләрнең бертавыштан тәкъбир әйтеп торуын күргәч, күздән үзеннән-үзе яшь килә, күңел сөенә, - дип куандылар. Бу вакытта шатлык хисен бар кеше дә кичергәндер, чөнки кунакларның күзләрендә яшь бөртекләре чагыла иде. Хәер, өлкәннәр генә түгел, үсмер малайлар да тәкъбир әйтеп торганда дога укып тордылар. Димәк безнең киләчәгебез тыныч һәм иманлы булыр. Фәүзия Бәйрәмованың «Кырык сырт» романы вакыйгалары тормышыбызның аяныч тарихы гына булып калыр дигән өммәттә калабыз.

Гөлназ РӘХИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев