Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ике алабугалы аферистлар тозагына эләккән

Ике очракта да аферистлар үзләре белән банк хезмәткәрләре дип таныштырган.

Бер тәүлек эчендә Алабуганың берьюлы 2 кешесе полициянең дежур частенә банк картасыннан акча урлау факты турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү барышында ачыкланганча, ике очракта да аферистлар үзләре белән банк хезмәткәрләре дип таныштырган һәм зыян күрүчеләргә банк карталарыннан законсыз рәвештә акча күчерелүе турында хәбәр иткән. Акча күчерүне булдырмас өчен, карта номерын, картаның икенче ягында күрсәтелгән саннарны һәм смс-хәбәрдәге 6 санлы әһәмиятле кодны әйтүләрен сораганнар. Беренче очракта 31 яшьлек ханым бөтен мәгълүматларны җиткереп, аферистларга 29 мең сумнан артык акча биргән. Икенче очракта, алдакчыларның күрсәтмәләрен үтәп, 33 яшьлек алабугалы 9 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан.

Ике факт буенча да Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе “Урлау” буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Әгәр сез алдакчылар тозагына эләккәнсез икән, 102 яки 112 телефоннары аша полициягә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев