Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ике алабугалы «Россиянең иң матур малае» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналына чыкты

Бу — биш яшьлек Артур Кривов һәм бер яшьлек Леон Кузьмин.

Алабугалы Артур Кривов 5 яшьлекләр категориясендә «Россиянең иң матур малае» конкурсының ярымфиналына чыкты. Ул Диплом алачак һәм аның фотосы «Россия балалары» журналында басылып чыгачак. 

Малайның әнисе Лира сөйләвенчә, ярымфиналга эләгү — ул инде җиңү. Биш ай дәвамында гаилә азарт рухында яши. Ул конкурста ярдәм иткәннәре өчен барысына да рәхмәт белдерә. Беренче санлы «Дюймовочка» балалар бакчасына аерым рәхмәт белдерәбез, ди Лира. Алар тавышлар белән ярдәм итүдән тыш, экспресс-конкурста Артурга зур ярдәм дә күрсәткәннәр. Экспресс-конкурслар — оештыручылардан төрле иҗади биремнәр дигәнне аңлата.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Артур Бөтенроссия конкурсының ярымфиналына эләккән бердәнбер алабугалы түгел. Үз яшь категориясендә ярымфиналга чыгучылар исемлегендә бер яшьлек Леон Кузьмин исемле малай да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев