Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ике атна эчендә волонтерлар 123 авыру алабугалыга дарулар китерделәр

Исемлеккә 12 төрле дару керә.

Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте тарафыннан COVID-19дан өйдә дәваланучыларга бушлай препаратлар китерү турында карар кабул ителгән иде.


Шәһәр планеркасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина хәбәр иткәнчә, даруларны бирү өчен түбәндәге шартлар нигез булып тора:
— кискен респиратор вируслы инфекциянең (ОРВИ) клиник чагылышлары һәм бер генә булса да эпидемиологик билгеләр булу: чит илдән кайту, соңгы 14 көн эчендә СOVID-19 диагнозы лаборатор рәвештә расланган зат белән тыгыз элемтәдә булу;
— яки кискен респиратор вируслы инфекциянең (ОРВИ) клиник чагылышлары булу һәм үпкәләрдә вируслы пневмония башлануга характерлы үзгәрешләр (КТ-1, КТ-2 зарарлану күләме).

Волонтерларга оператив эшләү өчен, район башкарма комитеты, көн саен транспорт, шул исәптән җитәкчеләрнең хезмәт автомобильләрен дә бирә.

Белешмәләр өчен телефоннар:
8 (85557) 7-58-12 — «Ышаныч» комплекслы үзәге; 
8 (85557) 7-58-12, 3-03-45 — Алабуга районы башкарма комитеты; 
8 (843) 598-3-598 — Татарстанда Бердәм «кайнар линия» телефоны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев