Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Икеләтә җиңү

Составында кодеин булган препаратларны сатуны чикләгәннән соң дезоморфин куллану ун тапкыр кимегән.

Әфьюн ясау өчен кирәкле чималның ирекле сатуда булмавы күп кенә наркотик кулланучыларның һәм притон хуҗаларының планнарын бозды. Составында кодеин булган препаратны рецептсыз җибәрү тыелганнан бирле куркыныч наркотикны кулланучылар саны 4 процентка кадәр кимегән. Мондый катгый чаралар кабул ителгәнче, ачыкланган кулланучыларның 40 проценты дезоморфинчылар булган.

Составында кодеин булган препаратларны сату күләме дә бермә-бер кимегән. Шул ук вакытта, авыртуны басучы һәм йөткерүгә каршы даруларның җитмәвенә зарланучылар теркәлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250