Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Илдә кичектергесез хезмәтләрнең телефон номерлары өч урынлыга үзгәрә

Шулай да, аларның элеккеге номерлары да бераз вакыт гамәлдә була.

Россиядә, 27 гыйнвардан башлап, кичектергесез хезмәтләрнең телефон номерлары үзгәрә. Шул рәвешле, янгын сүндерүчеләрне, полицияне, ашыгыч медицина ярдәме яки газ хезмәтләрен чакырту өчен, элеккеге номерлар алдыннан 1 санын җыю кирәк, ягъни 101, 102, 103 һәм 104.

Шулай ук, электрон дәүләт хезмәтләре буенча консультация алу өчен, 115 номеры кертелә. "Бала куркыныч хәлдә" линиясенә шалтыратырга кирәк булганда, 121, 122 яки 123 номерын җыю зарур, дип хәбәр итә федераль электрон ММЧ.

Яңа номерларны стационар һәм мобиль телефоннардан җыярга була, алар телефон элемтәсе операторларының барысында да гамәлдә. Шул ук вакытта, элеккеге номерлар да бераз вакыт гамәлдә кала.

Искәртеп үтәбез: кичектергесез хезмәтләр чакырту өчен, 2013 елның 12 августыннан бердәм "112" номеры турында федераль закон гамәлгә кергән иде. Бу номер буенча ашыгыч медицина ярдәме, полиция, аварияләр, газ хезмәтләрен, "Антитеррор" һәм ТКХның авария-коткару хезмәтләрен чакыртып була, дип хәбәр итә "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев