Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Илмәт авылы мәдәният йортында Мәүлид кичәсе үтте

Тыгызынчы гыйнварда менә инде өченче ел рәттән Илмәт мәдәният йортында мәчет мөтәвәллияте, авыл җирлеге җитәкчелеге һәм Вәлиҗан хәзрәт инициативасы белән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам вә сәләллаһуның туган көненә багышлап Мәүлид кичәсе оештырылды.

Өйлә сәгатьләре якынлашканда Хәлил мәзиннең Корьәни-кәримнән аятьләр укуы белән башланып киткән чара имамның тирән мәгънәле вәгазь сөйләве белән дәвам итте. Кырыктан артык кешене җыйган (3-4 яшьлек сабыйлардан алып 85 яшьлек карчыкларга кадәр) сый-нигъмәт тулы табын артында очрашуларның кирәклегенә шик белдерүчеләргә карата да Вәлиҗан хәзрәтнең ныклы аргументы бар иде.

- Очрашу-аралашулар кирәк, чөнки күпчелек гавам белән сөйләшү өчен мондый форсаттан файдаланмасаң, тагын нинди юлын табасың. Кызганычка, күпләребез Аллаһка ышанабыз, дип әйтсәләр дә, мәчет ишеген ачып керергә ашыкмый. Шуңа да, үзебезгә халык арасына чыгуның төрле юлларын эзләргә туры килә, - диде хәзрәт. Миңа калса, Вәлиҗан хәзрәт әлеге сүзләре белән мең мәртәбә хаклы. Килешәсездер?

Авыл җирлеге башлыгы Рәзимә Мингалиеваның чыгышы да игътибарга лаек. Ул, авылның дини һәм дөньяви тормышын алып баруда Вәлиҗан хәзрәт Гатауллинның тоткан урынын югары бәяләде.

- Кемгәдер авырлык, кайгы килсә, якын кешесен яисә туганын югалтса, ул - хәзрәт янына килә, чөнки аның башка барыр кешесе юк. Чынлыкта без һәммәбез ахыр чиктә аның ярдәменә мохтаҗ. Киләчәктә дә үзара бер-беребез белән аралашып, ныклы бәйләнештә торып яшәргә язсын иде, - диде ул.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗинның авыл җирлеге башлыгы чыгышына мөнәсәбәтле, җирлектә яшәүчеләрдән ирекле салым (җан башына 200 сум) җыюга карата хәерхаһлык белдерүе һәм быел да әлеге башлангычны дәвам итәргә чакыруы, кичәгә җыелучылар арасында аңлау тапкандыр, дип ышанасы килә. Әлеге гамәлнең уңай ягы да бар, җәмәгать, чөнки җирлекләрнең нык чикләнгән казнасын тулыландыру өчен республика бюджетыннан һәр җыелган сумга 4 сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Фирдәвес Хуҗин туган телебез (татар теле !) киләчәге өчен дә борчылу белдерде һәм үзе язган "Туган телем" шигырен укыды.

Мәүлид кичәсенең соңында мәчет картлары кыкырып тәкъбир һәм "Салават" әйтте. Мәктәп яшендәге балалар Коръәннән аятьләр укыды. Авылдашлар киләчәктә дә мондый очрашуларның дәвамлы булуларын теләп таралышты.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев