Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Илшат Әминов үз адресына булган гаепләүләргә җавап бирде

«Яңа Гасыр» ТРК генераль директоры Илшат Әминов, үзен гаепләүчеләргә чыгышының асылын аңлатты.

Аның сүзләренә караганда, журналистлар, контексттан сүзләрне кисеп, мәгълүматны дөрес бирмәгәннәр. «7 дней» авторлык программасында чыгыш ясаганда ул танылган докторның сүзләрен китергән, әмма бу хакта хәбәр язган беренчел чыганак моның цитата булуын әйтеп тормаган.

Илшат Әминов программа вакытында үзен бик эмоциональ тота. Моны ул бер генә нәрсә белән аңлата: кешеләр тормыш белән хушлаша, алып баручы шул рәвешле халыкка вакцинациянең мөһимлеген җиткерергә тырыша.

Авторлык программасының якындагы чыгарылышында коронавирустан прививкалар темасы да каралачак. Аны шушы якшәмбедә 19.00 һәм 22.00 сәгатьтә күрсәтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X