Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Иминлек сагында

Кичә шәһәр мәдәният сараенда полиция көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Район башлыгының Рәхмәт хатларына -7, Мактау грамоталарына тагын 5 кеше лаек булды. Полиция хезмәткәрләренә Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлек башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм Мактаулы грамоталары тапшырылды.

Ярты ел дәвамында Төньяк Кавказда командировкага булган Сергей Локтев, Леонид Федоров, Георгий Тарасов, Рафик Зайцев һәм Фьрит Бәширов матди бүләккә ия булды.

Сүз уңаеннан шунсын да әйтергә кирәк, районыбызның хокук саклау органнарында барлыгы ничә кеше эшләвен ачыклап булмаячак, чөнки бу - сер. Әмма шәхси состав 100 процент диярлек аттестация узган. Шулай итеп, Алабуга бүлеге штаты тулысынча комплектланган. Шуңа да узган ел республика буенча яуланган беренче урынны алар быел да саклап кала ала.

Наталья БЕРЕСТОВА

Таһир МӘХМҮТОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев