Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иминлекне саклагыз

Статистика күрсәтүенчә, йортларда һәм ишегалды корылмаларында янгын күбесенчә ноябрь-февраль айларында килеп чыга.

Аларның төп сәбәбе: мичтән, электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау, исереклек хәлендә ут белән саксыз эш итү. Нәтиҗәдә, кешеләр милектән колак кага, гомерләрен куркыныч астына куя. Мисалга, Морт посты ел башыннан янгын очрагы буенча 7 тапкыр чыккан инде. 7 гыйнварда, төтен юлы төзексезлеге аркасында, Котловка авылында мунча янган. 17 гыйнварда Свиногорьеда электр үткәргечендә ялганыш булып, торак булмаган йорт яна башлаган. 5 февральдә Армалыда мунча яна башлап, йорт бүлмәләренә дә зыян килгән. Биредә янып торган мичне күзәтүсез калдырганнар.

− Гражданнардан үтенеп сорыйбыз: янып торган мичләрне озак вакытка караучысыз калдырмагыз. Мунчаны йорттан аерым салу хәерлерәк. Иске электр үткәргечләрен алыштыруны белгечләргә генә тапшырыгыз, − дип киңәш итә Морт авылының янгынга каршы аерым пост башлыгы Зиннур Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев