Имтихан вакыты озайтыла
Алабугада БДИ тапшыру вакыты артачак.
Быел укучылар бердәм дәүләт имтиханын ярты сәгатькә озаграк, ягъни 3 сәгать 30 минут тапшыра алачак. Математика, информатика һәм ИКТ, әдәбият һәм физика фәннәре буенча имтихан бирү вакыты, киресенчә, биш минутка кыскартыла һәм 3 сәгать 55 минут тәшкил итәчәк. Быел шулай ук БДИ расписаниесе дә үзгәрде. Узган елларда имтиханнар сайлап алган предметлардан башланып, соңыннан рус теле һәм математика булса, быел имтиханнар рус теленнән башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев