Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Индус Таһиров: Татарстан – РФнең башка субъектлары өчен үрнәк

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең эшен лаеклы дәвам итә.

ТР Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров әйтүенчә, Татарстан – Россия Федерациясенең башка субъектлары өчен үрнәк, бу – Рөстәм Миңнехановның Республика Президенты вазифасында эшләгән вакытта казанышы. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Рөстәм Миңнехановның казанышлары һәм уңышлары күп. Беренчедән, бу – республика икътисады. Икенчедән, милләтара мөнәсәбәтләр, Татарстанны дөнья аренасына чыгару. Татарстан – РФнең башка субъектлары өчен үрнәк”,  – дип саный Индус Таһиров.

Аның сүзләренә караганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең эшен лаеклы дәвам итә.

“Рөстәм Миңнеханов алдында катлаулы бурычлар тора. Бөтен дөнья бикләнеп ятканда, нинди юллар табып, республикабызны алга алып барырга икән сорау туа. Президентка бурычларын үтәүдә уңышлар телибез”, – дип билгеләп үтте Индус Таһиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев