Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җиңүнең 75 еллыгына сугыш елларында Татарстан АССР халкы тормышы турында китап бастырылган

Китап 10 бүлектән тора, аны нәшер итү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945” (“Татарстан: все для фронта, все для Победы! 1941-1945”) исемле китап бастырылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Басмада төрле тарихи фактлар, архив документлары, фотоматериаллар һәм башкалар китерелгән. Китап 10 бүлектән тора, анда татарстанлыларның тылдагы эшчәнлегенең барлык өлкәләре диярлек ачылган.

Әлеге китап сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

Китапны нәшер итү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев