Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ана капиталын куллану мөмкинлеге биреләчәк

Әлегә федераль закон инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең ихтыяҗларын исәпкә алмый.

Россия Хөкүмәтендә, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр ихтыяҗларын исәпкә алып, ана капиталын куллану мөмкинлеге бирергә тәкъдим итәләр. РФ ФҖ Дәүләт Думасына тәкъдим ителәчәк закон проекты Хөкүмәт сайтында дөнья күрде, дип яза "Татар-информ".

"Федераль закон тарафыннан куелган ана капиталын куллану юнәлешләре арасында әлегә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең ихтыяҗлары исәпкә алынмый", - диелгән документның аңлатмасында.

Бүген инвалид балаларның ата-аналары техник тернәкләндерү чараларын бушлай алу мөмкинлегенә, шулай ук "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы ФЗ буенча инвалид баланы шәхси программа буенча тернәкләндерү хезмәтләрен алуга ия. Шул ук вакытта закон буенча гарантияләнгән ярдәм төрләре һәр инвалид бала ихтыяҗларына туры килеп бетми.

Закон проекты инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ана капиталы акчасын инвалид балаларның социаль адаптациясе һәм җәмгыятькә интеграциясе өчен товарлар һәм хезмәтләр алуга сарыф итү мөмкинлеген тәкъдим итә. Андый товарлар һәм хезмәтләр исемлеген Россия Хөкүмәте билгелиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев