Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Инвалидлар көне уңаеннан Алабуга чәчтарашлары ташлама тәкъдим итә

30 ноябрьдән 12 декабрьгә кадәр үтәчәк инвалидлар декадасында алабугалыларны күп кенә чаралар һәм акцияләр көтә.

Планга кертелгән чаралар арасында Алабуга чәчтарашлары җитәкчеләре үткәрә торган акция аеруча игътибарга лаек. Декада көннәрендә түбәндәге салоннарда чәчне 50 процент ташлама белән кистерергә мөмкин булачак.

"Мей-ли" - Тынычлык проспекты, 26, 47 нче фатир;

"Рушана" - Нефтьчеләр проспекты, 3;

"Фламинго" - Төзүчеләр урамы, 7;

"Армани" - Төзүчеләр урамы, 7;

"Незнакомка" - Казан урамы, 33а;

"Шарм" - Нечаев урамы, 13;

"Леди" - Тынычлык проспекты, 53;

"Стиль" - Яшьләр урамы, 7;

"Татьяна" - Болгар урамы, 4;

"Креатив" - Нефтьчеләр проспекты, 25;

"Валенсия" - Нефтьчеләр проспекты, 35;

"Елена" - Тынычлык проспекты, 41;

"Кредо" - Мәрҗани урамы, 28.

Бу көннәрдә чәчне 100 сумга кистереп булачак.

Декада вакытында аппаратура ремонтлау белән шөгыльләнүче "Альтек" җәмгыяте дә 50 процент ташламалы хезмәт күрсәтәчәк. Салон Тынычлык проспекты, 34 нче йортта урнашкан.

Диләрә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев