Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иреклеләр алабугалылар өчен саклагыч битлекләр тегә

Алабугада бер тапкыр кулланыла торган битлекләр тегү оештырылган. Муниципалитетның чакыруына җәмәгатьчеләр җавап бирде, алар үз хезмәтләре белән гражданнарның сәламәтлеген сакларга булыша.

Битлекләр өчен материалны ПолиматизАҖ бирә. Беренче партия белән өлкәннәргә өйдә хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләр тәэмин ителәчәк. Билгеле булганча, өлкән буын кешеләре риск төркеменә керә һәм хәзер аларны теләсә нинди инфекцияләрдән саклау мөһим.

Алабугалы Лениза Бәшәрова чакыруга җавап биргән иреклеләрнең берсе булды. Ул – халык санын алу буенча вәкаләтле вәкил, тик буш вакытында битлекләр тегү белән шөгыльләнергә булган.

– Хәзер даруханәләрдә алар юк. Мондый вакытта килеп туган хәлгә зарланып, кул кушырып утырырга түгел, ә нинди дә булса өлеш кертергә теләк туа. Минем бераз тегү белемнәрем бар, шуңа күрә эштән буш вакытта һәм ял көннәрендә битлекләр әзерләүгә алындым, – ди ул.

Алабугалы көнгә кимендә йөз битлек тегәргә планлаштыра, килеп чыкса, күбрәк тә.

Лениза сүзләренә караганда, башта битлекнең берничә моделе каралган, алар арасында бәйләвечле вариантлар да булган. Әмма озак фикер алышулардан соң, бәйләвечләрне уңайлырак булсын өчен гади резинкаларга алыштырырга хәл иткәннәр. Үрнәк өчен даруханәдән бер тапкыр кулланыла торган битлекләр алынган.

Алабугалы безгә дә ничек итеп җиңел һәм тиз генә саклау чарасы тегәргә мөмкин икәнлеге турында сөйләде. Бу эшкә сезнең 10-15 минут вакытыгыз китәчәк.

– Тукыма кисәген алып, аны урталайга бөклибез, периметр буенча тегәбез һәм тукыманың ян-якларындагы өлешләрен бөреп куябыз. Анда 15-20 сантиметр озынлыктагы резинка кертеп җибәрәчәкбез, – дип аңлатты ул.

Узган атнада Перспективалы социаль-икътисади үсеш палатасы хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертте. Алар махсус эшләнмәләр әзерләп куйган, алардан санаулы минут эчендә бер тапкыр кулланыла торган битлек ясарга мөмкин.

– Кызганычка каршы, шәһәрдә битлекләр саны чикләнгән, аларны табу бик кыен. Шуңа күрә без эшкә кушылырга һәм мондый чаралар күрергә булдык. Шушы эшләнмәләрдән битлекләр ясала да инде. Кешеләргә бары тик әлеге тукыманы икегә бөкләп, кырыйларына резинка кертеп җибәрергә кирәк булачак, ян-яклардан тегәргә яки степлер белән генә беркетеп куярга мөмкин, – дип аңлатты Перспектив социаль-икътисади үсеш палатасы рәисе Тимур Никонов.

Исегезгә төшерәбез, бер тапкыр кулланыла торган битлекләрне ике сәгать саен алыштырырга кирәк. Бу инструкция ярдәмендә, аларны бик тиз һәм өй шартларында ясарга була. Шулай итеп, сез үзегезне һәм якыннарыгызны саклый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X