Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Исерек килеш руль артына утырган алабугалыларны хөкем иттеләр

Алабугада 3 йөртүчене ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр. 

Бүген Алабуга судында исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү буенча өч утырыш узды. Беренче очракта алабугалы Алексей Томилин үз гаебен кире какмады һәм руль артына эчкән килеш утырганын раслады. 
— Ахмаклык эшләдем, — дип таныды ул. 

Икенче очракта исә гаепләнүче Валерий Егоров үз гаебен танымады. Аның сүзләренә караганда, балык тотып кайтканда аның мопеды сүнә. Юлны кыскартырга теләп, ул гаражлар аша китә һәм шунда спиртлы эчемлекләр куллана. Тик менә вакыйга урынында ул ЮХИДИ хезмәткәрләренә хәмерне куллануын раслаган булган.

Шуңа бәйле рәвештә судьяга эшкә беркетелгән видеоматериалларны карарга туры килде. Видео буенча фикер йөрткәндә, алабугалының мопеды сүнмәгән, ә киресенчә, ЮХИДИ хезмәткәрләренә аны эзәрлекләргә туры килгән. Шулай ук кадрларда ир-атның балык тотканда эчүен раславын һәм алкотестерда тикшерү үтүен дә күрергә була. 

Өченче гаепләнүче — Илгиз Мөхәммәтҗанов утырышка килмәгән. Беркетмә төзегәндә, ул ЮХИДИ хезмәткәрләренә кибеттән кайтуын, ә моның алдыннан 3-4 чәркә аракы эчүен хәбәр итә. 

Алабугалыларга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүдән тыш, 30 мең сум күләмендә штраф та түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев