Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“IТ-чемпион”да җиңүчеләр билгеле

2014 елның 25 маенда "IT-Чемпион"-2014 республика конкурсының беренче этабы төгәлләнде. "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә җиңүчеләр исемлеге билгеле.

Ул Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан расланды.

Конкурсның 1 этабы 25 марттан 25 майга кадәр узды. Безнең районда Айзилә Хадиуллина 359 балл җыеп, 1 урынны алды (Олы Шүрнәк мәктәбе), 163 балл җыйган Риназ Галеев - 2 урында (Олы Шүрнәк мәктәбе). 3 урында 143 балл белән Екатерина Пестерникова (1нче мәктәп). Алар ноутбук белән бүләкләнәчәк. Бүләкләү Республика көнендә 30 августта булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев