Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иванов ТР халкын туристик кэшбэктан мөмкин кадәр тизрәк файдаланырга чакырды

Россиядә эчке туризм программасына барлыгы 15 миллиард сум бүлеп бирелгән.

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстан халкын туристик кэшбэктан мөмкин кадәр тизрәк файдаланырга чакырды, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Акция башлануга ук, Россия буйлап сәяхәт итәргә ниятләгән һәркемгә турны белән мөмкин кадәр тизрәк сайларга, броньларга һәм аның өчен түләргә кирәк. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, әлеге программага бүлеп бирелгән акчаларның максималь күләме 15 миллиард сум тәшкил итә.

Дәүләттән акчалата компенсацияне турны ким дигәндә 25 мең сумга, 5 көнгә алдан броньлаган кешеләр ала ала. Кэшбэкны алу өчен, һичшиксез, “Мир” түләү системасы картасы белән түләргә кирәк. Акчалата компенсация дә шул картага җибәреләчәк.

Иң зур кэшбэк – 15 мең сум – сәяхәткә 75 мең сум һәм аннан күбрәк акча тотучыларга түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев