Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Июль башында Татарстанда «Кыр көне — 2020» узачак

Ул 2 июльдән 4 июльгә кадәр Лаеш районында ачык һавада үткәреләчәк.

2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда кыр форматындагы «Кыр көне-2020» иң зур күргәзмә үткәреләчәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. Быел бу чара яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча Роспотребнадзор рекомендацияләрен үтәп узачак.
«Кыр көне −2020» Лаеш районында булачак. Күргәзмә эшлекле форматны гына түгел, ә әзерлекнең катлаулы тәртибен дә үз эченә ала. Күргәзмәдә шулай ук авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк.
Агросәнәгать комплексы үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча күргәзмәдә катнашучыларның презентацияләрен һәм мастер-классларын уздыру планлаштырыла.
Чараның максаты — тармактагы алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле элемтәләрен ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, товарлар, хезмәт күрсәтүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү.
«Кыр көне — 2020»не үткәрү көннәре эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә үзгәртелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев