Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев алабугалыларны Җиңү көне белән котлады

Ул аларга тынычлык һәм бәхет, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер, яхшылык һәм иминлек теләде.

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле алабугалылар!

Тугызынчы май — тарихыбызның изге көне,ул илебезнең барлык гражданнарына кадерле. Ул үз Ватанын яклаган кыю кешеләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы билгесе.

Кешелек тарихындагы иң дәһшәтле сугыш тәмамланган көннән 76 ел үтте. Ул бер йортны да, бер гаиләне дә читләтеп узмады.

Җиңү зур бәһа белән яулап алынды. Әмма дошман безне какшата алмады! Һәм безнең данлы ветераннарыбызның — сугышта катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең, бөтен халыкның бөеклеге дә шунда.

Җиңүгә якташларыбыз да зур өлеш кертте. Алабуга районыннан фронтка 12 мең кеше китә. Шуларның 7 мең 50се кире кайтмый. Бөек Ватан сугышы фронтларында фидакарьләрчә көрәшкән, тылда хезмәт куйган, сугыштан соңгы елларда илне торгызган кешеләрнең 419ы гына калды.

Кадерле ветераннарыбыз! Ныклык һәм кыюлык, үлемсез батырлыгыгыз алдында, Бөек Җиңү өчен Сезнең алда баш иябез!

Бөтенебез өчен дә изге булган бу көндә сезгә тынычлык һәм бәхет, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер, яхшылык һәм иминлек телим! Халкыбызның үлемсез батырлыгы хөрмәтенә кабызган ут сүнмәсен!

Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!

Рөстәм НУРИЕВ, Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев