Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кама Аланында АЭС төзелешен яңартачаклар

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Русиядә энергетика үсеше стратегиясе турындагы документны раслады.

Анда Русия территориясендә 9 АЭС төзү турында сүз бара. Шуларның берсе Татарстанда төзеләчәк. Белгечләр фикеренчә, әлеге төзелеш "Татарстан Республикасында энергобаланс кытлыгын капларга тиеш".

Тарихтан

1980 елда СССРның энергетика һәм электрификация министры боерыгы нигезендә Татар АЭСы идарәсе булдырылды һәм төзелеш башланды.

80 нче еллар ахырына станция югары дәрәҗәдәге әзерлеккә ия иде инде, тик 1990 елда бу төзелеш "Кама буеның актив тектоник ярыгы зонасында корыла" дип табыла һәм Татарстан хөкүмәте карары нигезендә туктатыла. Монда 1986 елда булган Чернобыль фаҗигасе һәм киләчәктә Советлар Союзының таркалуына китергән үзгәртеп коруның башлануы да зур роль уйный. АЭС төзелешенә каршы күтәрелгән протест дулкынына алабугалылар да кушыла. Безнең шәһәрдә ул вакытта хәтта берничә митинг та уза.

Ринат ӘМИРХАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев