Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Кама буе кар кызы” бәйгесендә катнашырга ашык!

Алабугада ел саен үткәрелә торган "Кама буе Кар кызы" бәйгесенә старт бирелде. Бәйгедә теләге булган һәркем, нинди яшьтә булуына карамастан, катнаша ала.

Бәйгегә иҗади коллектив һәм үзешчән берләшмәләрдә катнашучылар, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, яшьләр белән эшләүче һәм социаль өлкә хезмәткәрләре, башка учреждение һәм предприятиедә эшләүчеләр чакырыла. Яшь буенча чикләүләр юк. Бәйге биремнәрендә ярдәм төркеме катнаша ала, катнашучылар саны чикләнмәгән. Катнашырга теләүче һәркем оештыру комитеты раслаган форма буенча 21 декабрьгә кадәр заявка тутырырга тиеш. Конкурс биремнәре рус һәм татар телендә башкарылырга мөмкин.

Конкурс ике турда үткәрелә. 1 нче тур - сайлап алу туры (ябык) - шәһәр мәдәният сараенда 24 декабрьдә 18 сәгатьтә булачак. Бәйгедә катнашучы ханым һәм туташлар ике конкурс биреме үтәргә тиеш:

- "Яңа ел белән!" котлавы (вокал, шигырь, чәчмә әсәр, хореография, оригиналь жанр). Башкару вакыты - 3-5 минут.

- уен программасы (тамашачылар белән темага туры килә торган нинди дә булса уен оештыру). Башкару вакыты - 5-7 минут.

2 нче тур - конкурсның финалы - 31 декабрьдә шәһәрнең үзәк Чыршысы янында булачак.

Бәйге нигезләмәсе һәм катнашу заявкасы белән шәһәрнең elabugacity.ru рәсми сайтында "Мәдәният" - "Конкурслар, фестивальләр" бүлегендә танышырга була.

Бәйгене мәдәният идарәсе һәм шәһәр мәдәният сарае оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X