Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Кама” уку-өйрәтү театры Вакыйф Саркаров исемен йөртәчәк

Бу турыда режиссер һәм педагогның 70 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән иҗат кичәсендә мәдәният һәм сәнгать училищесы директоры Алфира Акберова хәбәр итте.

Юбилей кичәсенә Вакыйф Саркаровның хезмәттәшләре, туганнары, дуслары, республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан килгән кунаклар җыелды. Юбилярга бу көнне бик күп матур һәм җылы сүзләр, котлаулар һәм изге теләкләр әйтелде. Тәҗрибәле укытучы, режиссерны котларга Чаллының лезгин диаспорасы вәкилләре дә килде. РФ һәм ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе Вакыйф Саркаровка бүләкләр, мактау грамотлары тапшырылды. Халыкара театр көнендә "Кама" уку-өйрәтү театрына аның исеме биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев