Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кан анализындагы нинди саннар инсульт куркынычы турында кисәтә?

Гемоглобин күрсәткече хатын-кызларда 140тан, ир-атларда 160тан зуррак булмаска тиеш. 

Кан анализына карап, кешедә инсульт булу ихтималын ачыкларга мөмкин. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Гемоглобин күрсәткече хатын-кызларда 140тан, ир-атларда 160тан зуррак булса, бу кан куе дигән сүз. Бу очракта, гадәттә, эритроцитлар саны да зур була (биштән артык).

Глюкоза күрсәткече югары булу да инсульт ихтималы турында сөйли. Сүз 6,1 ммоль/л дан югарырак саннар турында бара.

Холестерин микъдары 5,2 ммоль/л дан югарырак булса, атеросклероз куркынычы зур дигән сүз.

Д-димер 248нг/л дан югарырак булса, шикләнергә кирәк. Бу күрсәткеч канның ою дәрәҗәсе артуын аңлата.

Шушы күрсәткечләрнең һичьюгы берсе зур булса, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә бу хәбәрдә. 
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X