Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Капиталь төзекләндерү

2018 елда капиталь төзекләндерү программасына Алабуганың 17 йорты кертелгән.

ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Василий Филиппов сүзләренчә, киләсе елга капиталь төзекләндерү чараларының тулаем күләме 150 миллион сум тәшкил итәчәк.

Быелгы каптиаль төзекләндерүдә берникадәр үзгәрешләр булган.Ел башында ике оешма ике йорт буенча килешү төзүдән баш тарткан. Тугаров урамындагы 11 йорт мәдәни мирас корылмасы булып торганга, акча җитмәс, дигәннәр. Алдагы елда эш күләме ачыкланачак. Икенчесе - Нефтьчеләр проспектындагы 66нчы йорт.

Аны төзекләндерү буенча аукцион үткәрелгән. Май аенда милек ияләренә капремонт вакыты хәбәр ителгән.

Шул рәвешле, ниятләнгән 32 йортның 30ы капиталь төзекләндерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев