Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кар һәм боздан кем коткарыр?

Быел ноябрьдә һава торышы көтелмәгәнчә булды - кар иртә яуды һәм бозлавык интектерде.

Үткән җомга аеруча озакка истә калыр, бозлы яңгыр җәяүлеләр өчен дә, автомобильчеләр өчен дә чын сынауга әйләнде. Шул көннән башлап, тайгак тротуарлар, тукталыш һәм юллардан зарланып редакциябезгә шалтырата башладылар. Моның өчен кем җаваплы икәнен ачыклау өчен, без "Шәһәр хуҗалыгы, төзекләндерү һәм торак фонды идарәсе" муниципаль унитар предприятие (МУП) директоры Алексей Фертка мөрәҗәгать иттек..
Шәһәрдәге карны:
- үзәк урамнардагы юллар һәм янәшә тротуарларда, тукталышларда − "Шәһәр хуҗалыгы, төзекләндерү һәм торак фонды идарәсе" МУП;
- күпфатирлы йорт ишегалларында, алар эчендәге тротуар һәм үтеп йөри торган юлларда - идарәче компанияләр;
- балалар бакчаларында, хастаханәләрдә, кибетләрдә, машина ягулыгы салу урыннарында, төрле предприятие һәм учреждениеләрдә - хезмәткәрләр үзләре чистарта.
Кар белән көрәшү өчен:
- 2 үзбушаткыч "КамАЗ" һәм 1 цистерналы "КамАЗ";
- 2 МТЗ тракторы;
- 1 мини-төягеч, комтараткыч, 2 ротор, щетка әзерләнгән;
- кар җыйгыч техниканы арендалауга контракт төзелгән.
Табигать көйсезлекләре вакытында 21 юл эшчесе хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев