Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кайда уңай, шунда сайла!

Алабугада үз сайлау участокларына килә алмаучыларга беркетү (открепительный) таныклыклары бирелә башлады.

Россиянең Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлаулар VI чакырылыш 2011 елның 4 декабрендә узачак. Алабугага мең данә беркетү таныклыгы бүленгән. Алар Алабуга муниципаль район Советының 15 нче бүлмәсендә бирелә. Таныклык сайлаучының язмача гаризасы нигезендә, килә алмауның җитди сәбәбен күрсәткән очракта бирелә. Үзегез белән паспорт булу мәҗбүри. Таныклык сайлаучының шәхсән үзенә яки нотариаль расланган ышаныч язуы буенча башка берәүгә бирелергә мөмкин. 14 ноябрьдән - 3 декабрьгә кадәр бу таныклыкларны сайлау участоклары комиссияләреннән алырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250