Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КАЙНАР СУ ӘЛЕГӘ ЮК

8нче микрорайонда җылылык челтәрләрен алыштыру эше дәвам итә.

273 миллиметр диаметрлы торбаүткәргечләрне 230 метр озынлыкта тоташтырырга планлаштырыла. Шуның белән бәйле рәвештә, 16 июньнән кайнар су белән тәэмин итү тукталды. 19 июньнән 14нче балалар бакчасы казаны эшләми, анда гидравлик сынау һәм төзекләндерү булачак. Бу турыда "эшлекле сишәмбе"дә Җылылык челтәрләре предприятиесе директоры Андрей Дементьев хәбәр итте.

Магистраль җылылык челтәрендә дә өзеклекләрне бетерү буенча эш алып барыла, шуның нәтиҗәсендә Алабуга бораулау идарәсе бойлерыннан кулланучылар, 8а, 9 һәм өлешчә 12 микрорайоннар - Тынычлык проспекты буенча 69 һәм 71нче йортлар, Интернационал урамы буенча 2а йорты әлегә сусыз кала бирә.

Шул ук сәбәпләр буенча 11нче микрорайонда, 4нче микрорайонда Мәрҗани урамындагы 2, 4, 28, 30, 32нче, Әйләнеч шоссе буенча 25, 29, 47, 49нчы йортларда һәм шулай ук Нефтьчеләр проспектындагы 11, 19нчы йортларда кайнар су юк.

19 июньдә, гидравлик сынаулар һәм төзекләндерүдән соң, УППВОС казаннарын эшләтеп җибәрделәр. Андагы җиһазлар алыштырылган, җылылык челтәрләренең казанга керү юлы алыштырылган, дип хәбәр итте Андрей Дементьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев